28-30 сентябрь көннәрендә «Байтик» белем бирү-савыктыру комплексында «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтенең республика слеты һәм Татарстан Республикасы Яшь натуралистлар слеты узды. Оештыручылар – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТРда РГБ, ТР «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы.
Төбәктәге санитар-эпидемиологик хәл аркасында Татарстан Республикасында яшь натуралистлар слеты онлайн-форматта узды. Апрель аеннан сентябрь аена кадәр гомуми белем бирү оешмалары укучыларына һәм педагогларына ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә, оештырылган конкурсларда катнашырга тәкъдим ителде. Конкурс гаризалары республиканың 25 муниципаль районыннан 162 катнашучыдан алынды. Конкурс финалистлары тарафыннан эшләрне онлайн-яклау кысаларында җиңүче проектлар билгеләнде.
Табигатьне яшь сөючеләребез, аның күренешләрен тикшерүчеләр һәм үзләренең туып үскән төбәген сакларга, якларга әзер кешеләр. Хәзер юннатлар – янә кулга-кул тотынышып эшли башлаган.