Яшь натуралистлар сафын тулыландырдылар. Бүген 80нче номерлы татар-рус мәктәбендә юннатлар отряды барлыкка килде

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның 80нче номерлы татар-рус мәктәбендә яшь натуралистлар отряды оешты. Юннатлар сафына мәктәпнең 2нче һәм 7нче сыйныф укучылары керде. Балалар үзләре әйтүенчә, яшь натуралистлар хәрәкәте белән алар күптән кызыксынган һәм 2016 елдан бирле уку йортында экология мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. «Без 2016 елдан бирле экологик агарту белән шөгыльләнәбез, балаларга чүп-чарны сортларга аеру турында сөйли башладык. Укучылар төрле конкурсларда, өмәләрдә, акцияләрдә катнаша башладылар. Без мәктәп территориясендә очратып була торган үсемлекләр картотекасын булдырдык, балаларга алар турында да сөйлибез», - дип хикәясе белән уртаклашты Юннатлар отрядлары җитәкчесе.

Яшь натуралистларны бүген Татарстандагы Рус география җәмгыяте төбәк бүлегенең Яшьләр клубы егетләре өлкән остазлары котлады. Шулай ук Рус география җәмгыятенең  төбәк бүлекчәсе ярдәме белән мәктәптә бүген география түгәрәге ачылды.

«Барлык балаларны да без даими рәвештә үткәрелә торган сәяхәтләрдә һәм экскурсияләрдә катнашырга чакырабыз. Рус география җәмгыятенең тату гаиләсенә рәхим итегез!». Яңа оешкан юннатларны Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең региональ бүлекчәсе Яшьләр клубы җитәкчесе Рөстәм Фәрхуллин котлады.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан Татарстан Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы Татарстанның яшь натуралист түгәрәкләре эшчәнлеген активлаштыру буенча эш алып бара.

2018 елда Татарстан Республикасы юннатларының кайчандыр илнең иң массакүләм балалар хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган I слеты узды. Быелдан мондый слетлар ел саен үтә. 2022 елда ул 27-29 сентябрьдә «Байтик» лагерендә узды. Анда Татарстанның 30 районыннан 220 бала катнашты. Хәзер инде 1,5 мең егет һәм кыз Юннат хәрәкәтенә җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International