«Байтик» лагерендә яшь натуралистлар һәм экоактивистлар слетына йомгак ясалды

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

27-29 сентябрь көннәрендә «Байтик» яшьләр экология хәрәкәтенең республика слеты һәм ТР яшь натуралистлары слеты булып узды. Бүген тантаналы рәвештә слетны яптылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Татарстанның 30 районыннан 130 экоактивист һәм 220 юннат үзләренең экология өлкәсендәге инициативалары һәм проектлары турында  фикерләшергә җыелдылар. Катнашучыларга өч көнлек белем бирү-күңел ачу программасы  әзерләнгән иде, аның кысаларында активистлар үз идеяләре белән уртаклашып кына калмыйча, яңа танышлар да таптылар. Балалар өчен мастер-класслар, мавыктыргыч квестлар, уеннар оештырылды, ә яшь натуралистларны Казан федераль университеты музеена һәм Зәңгәр күлләргә экскурсияләргә алып бардылар.

Экоактивистларны котларга һәм бүләкләргә бүген экология һәм табигать  ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский килде. «Биредә табигатьне саклау чараларына зур кызыксыну күрсәткән бик күп активистларны күрүемә бик шатмын. Барыгызга да зур рәхмәт, чөнки сез табигатебезне саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертәсез», - диде министр урынбасары.

«Республика слеты – ел саен үткәрелә торган чара, ул яшьләрне экопроектларны тормышка ашыруга җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Һәм менә 2018 елдан башлап Экология министрлыгы Рус география җәмгыяте һәм башка иҗтимагый оешмалар белән бергә ТР яшь натуралистлары хәрәкәтен хуплый», - дип сөйләде ТР Мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин.

Республика чарасын ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы, ТРда Рус география җәмгыяте, «Чиста булачак» ТР яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International