Яшь натуралистлар рәте тулылануын дәвам итә. Тәтеш районында ике юннатлар отряды барлыкка килде

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Тәтеш районының  «Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе һәм Олы Тархан мәктәбендә яшь натуралистлар отрядлары барлыкка килде. Мәктәп укучыларын котларга һәм юннатлар рәтләренә кабул итәргә Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева һәм Татарстандагы Рус география җәмгыяте оешмасы  төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков килде.

 «2018 елдан Министрлык Татарстанда яшь натуралистлар хәрәкәтен үстерү буенча актив эш алып бара. Балалар өчен ел саен конкурслар, түгәрәкләр, экскурсияләр үткәрелә, аларның нәтиҗәсе - Татарстан Республикасының яшь натуралистлары слеты, шул вакыт эчендә без инде 5 слет оештырдык. Якын киләчәктә республиканың барлык районнары хәрәкәткә кушылыр һәм яшь ярдәмчеләребезнең башлангычларын хуплар дип ышанабыз» - дип билгеләде Ольга Артемьева.

«Без тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче балаларны безнең тату гаиләнең яңа әгъзалары итеп кабул итүгә шатбыз!» - Татарстандагы Рус география җәмгыяте оешмасы  төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков яңа юннатларны шундый сүзләр белән сәламләде.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының яшь натуралистлар түгәрәкләре эшчәнлеген активлаштыру эше алып барыла.

2018 елда илнең иң массакүләм балалар хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы юннатларының I Слеты узды. Быелдан башлап мондый слётлар ел саен уза. 2022 елда ул 27 сентябрьдән 29 сентябрьгә кадәр «Байтик» лагеренда узды. Анда Татарстанның 30 районыннан 220 бала катнашты. Хәзер инде 1,5 мең бала юннатлар хәрәкәтенә җәлеп ителгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International