ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Ленар Касыймов Әтнә, Арча, Балтач һәм Теләче районнарында күчмә киңәшмәләр үткәрде. Киңәшмәләр район башкарма комитетлары вәкилләре катнашында узды. Очрашуда табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен үтәү, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны исәпкә кую, уңайсыз метеорологик шартларда чаралар планнарын килештерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Балтач һәм Әтнә районнары вәкилләре  җирләрне консервацияләүнең нинди шартларда узуы белән кызыксындылар.

Балтач гимназиясендә һәм Балтач гомуми белем бирү мәктәбендә ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы икенче сыйныф укучылары өчен экодәресләр үткәрде. Ленар Касыймов укучыларга һәрберебезнең әйләнә-тирә мохиткә нинди ярдәм күрсәтә алуы турында сөйләде.


7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча районы Урта Бирәзә башлангыч мәктәбенең кече сыйныф укучыларына табигатьне саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Инспекторлар балаларны Экология министрлыгы үткәргән экологик акцияләр белән таныштырдылар. Мәсәлән, мәктәп укучылары батарея җыюда катнаша, утильләштерүгә электролом тапшыра, өмәгә килә яки табигать өчен яхшы гамәл кылып, #ЭстафетаДобрада катнашучы була ала.


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Арча районы Наласа авылы янында рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары туплануы ачыкланган иде.


14
август, 2023 ел
дүшәмбе

Әтнә районы Шикәнәс авылында яшәүчеләрнең рөхсәтсез калдыклар урнаштыру турындагы шикаятенә нигезләнеп, ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан урынга чыгу гамәлгә ашырылды. Территорияне тикшерү барышында Әтнә елгасының исемсез кушылдыгында табигать саклау законнарын бозулар булуы ачыкланган. Авылда яшәүче хатын-кыз үз теләге белән су объектын алырга тырышкан.


10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары, Татар табигать саклау районара прокуратурасы һәм Росприроднадзор вәкилләре сөт комбинаты территориясен тикшерү өчен урынга чыктылар. 


7
август, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенә Саба районында яшәүчеләрдән шикаять килде. Җирле халык Шәмәрдән авылында начар ис булуына зарлана. Һаваның торышын бәяләү өчен урынга Төньяк ТИ экологлары күчмә экологик лаборатория белән бергә чыктылар. Пробалар ПЭЛ урнаштырылган махсус җиһазлар ярдәмендә автомат режимда сайлап алынган. Сынаулар Лермонтов урамы, 63нче йорт адресы буенча алынган. Анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китү очрагы ачыкланмаган.


3
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арчаның 10 нчы балалар бакчасы балалары өчен экодәрес үткәрделәр. Белгечләр балаларга сирәк очрый торган кошлар һәм хайваннарның ни өчен юкка чыгуы, янгынга нәрсәнең сәбәпче була алуы һәм чүп-чарны сортлауның ни өчен мөһим булуы турында сөйләделәр.


20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Әтнә районының «Чулпан» савыктыру лагеренда танышу эко-әңгәмәсен үткәргән. Хәзер анда 54 кеше ял итә. Экологлар балаларга планетаның һәр кешесе әйләнә-тирә мохитне саклауга нинди өлеш кертә алачагы турында сөйләгәннәр.


26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арча районының Яңа Кырлай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен урманга экскурсия оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International