Әлмәт районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогында төзелеш чүп-чарын санкцияләнмәгән складлау ачыкланган. Тимер-бетон эшләнмәләр калдыклары 200 кв.м мәйданлы участокны чүпләде, чүплек күләме 100 куб метр тәшкил итте.
Нурлат шәһәрен мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Нурлат һәм Муса Җәлил урамнарын кышкы җыештырудан калган кар өемнәрен урнаштыру урыннарын ачыкладылар. Кар өемнәренең гомуми мәйданы 900 кв.м тәшкил иткән, күләме - 400 куб м.
«Буалар каскады» паркында сулык өслегендә күбек һәм нефть таплары булуы турында әлмәтлеләрнең шикаятьләре буенча Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Шевченко урамы буенча каскадларның 1 нче чираты территориясен тикшерү өчен урынга чыкты.
Су анализын, кар эрүне һәм суда матдәләр эрүне тимер юл Кәләй станциясе поселыгынын «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тикшерә алган. Ә мондый гади һәм кызыклы фәнни тәҗрибәләрне уздырырга аларга ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ярдәм итте.
Әлмәт районы мониторингы барышында Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Объездная урамындагы төзелеш калдыкларын санкцияләнмәгән складлауны ачыкладылар. Пычранган территориянең гомуми мәйданы 210 кв.м тәшкил иткән, күләме - 60 куб метр.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәрен мониторинглау барышында Яр буе урамы буенча Гагарин урамы киселешендә автомобиль юлы янындагы территориядә кар чүплеге таптылар. Чүплек, җыештыру эшләре башкарылганнан соң, юл кырыена пычрак кар салынуга бәйле рәвештә барлыкка килгән.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Әлмәт шәһәрен мониторинглау барышында санкцияләнмәгән кар чүплегенә тап булганнар. Агробистә микрорайоны территориясендә Объездная урамында хокук бозу очрагы ачыкланган. Чүплек мәйданы 357 кв. м. тәшкил иткән, күләме - 72 куб. м.
Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәренең 4нче мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары өчен экодәрес үткәрделәр, анда экологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Министрлыкның өстенлекле бурычларының берсе – халыкны экологик агарту. Ул кешегә беренче чиратта табигать белән дөрес аралашу, аңны, гадәтләрне, яшәү рәвешен һәм фикер йөртүен үзгәртергә өйрәтергә тиеш», - дип билгеләп үтә министрлыкның экологлары. Ведомство белгечләре даими рәвештә дәресләр, викториналар һәм мастер-класслар үткәрәләр.
Нурлат районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары арткы борты ачык йөк автомобиленнән Нурлат-Аксумла автомобиль юлына сыек калдыклар агызылуын теркәделәр.