Экологлар Әлмәт районында санкцияләнмәгән чүплекне ачыклаган

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Әлмәт районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогында төзелеш чүп-чарын санкцияләнмәгән складлау ачыкланган. Тимер-бетон эшләнмәләр калдыклары 200 кв.м мәйданлы участокны чүпләде, чүплек күләме 100 куб метр тәшкил итте.

Әлмәт  муниципаль районы башкарма  комитеты адресына мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне бетерү буенча чаралар күрү өчен кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International