Нурлат шәһәрендә кар чүплекләре экологларның кисәтүе буенча бетерелде

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Нурлат шәһәрен мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Нурлат һәм Муса Җәлил урамнарын кышкы җыештырудан калган кар өемнәрен урнаштыру урыннарын ачыкладылар. Кар өемнәренең гомуми мәйданы 900 кв.м тәшкил иткән, күләме - 400 куб м.

«Татнефтедор» ҖЧҖ адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы һәм хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән. Бүгенге көндә чүплек бетерелде, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International