Әлмәт районында экологлар санкцияләнмәгән чүплекне ачыклады

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Әлмәт районы мониторингы барышында Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Объездная урамындагы төзелеш калдыкларын санкцияләнмәгән складлауны ачыкладылар. Пычранган территориянең гомуми мәйданы 210 кв.м тәшкил иткән, күләме - 60 куб метр.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетына 60 көн эчендә хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәреләчәк.

Хокук бозу очрагы ТР Экология министрлыгының территориаль ведомствосы контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International