Экологлар ярдәмендә Лениногорск шәһәрендә чүплек оператив рәвештә бетерелде

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәрен мониторинглау барышында Яр буе урамы буенча  Гагарин урамы киселешендә автомобиль юлы янындагы территориядә кар чүплеге таптылар. Чүплек, җыештыру эшләре башкарылганнан соң, юл кырыена пычрак кар салынуга бәйле рәвештә барлыкка килгән.

Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына хокук бозуларны бетерү турында кисәтү җибәрелде. Бүгенге көндә чүплек бетерелде, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International