Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Нурлат шәһәрендә М.Е.Сергеев исемендәге 2 номерлы гимназиясенең мәктәп яны лагерьларында калдыкларны аерым җыю буенча кызыклы дәресләр үткәргәннәр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Бөгелмә шәһәрен мониторинглау барышында Сергей Лазо урамында санкцияләнмәгән төзелеш чүп-чарларын туплауны ачыклаганнар. Тимер-бетон әйбер калдыклары 1400 кв. м мәйданлы участокны туздырган, чүплекнең күләме 1400 куб. м тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат шәһәренең «Камыр-Батыр» 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Планетаны бергә саклыйк» дигән танып-белү дәресе үткәрде. Экологлар балаларга сөйләгәнчә, аларның һәрберсе безнең планетаны саклап калырга ярдәм итә ала.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәренең «Росинка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән очраштылар. Белгечләр заманча экологик проблемалар һәм кечкенәдән үк балаларның табигатькә җаваплы мөнәсәбәтен формалаштыруның мөһимлеге турында сөйләделәр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләренең балалар бакчаларында экодәресләр үткәрделәр.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге 2 нче лицей һәм 1 нче гимназия укучылары өчен экскурсия үткәрделәр.
Нурлат шәһәрендә Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры Айрат Низамиев гражданнарны шәхси кабул итте. Анда ТР Экология министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Ленар Шәйдуллин, Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе һәм «Нурлат урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе катнашты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе адресына Бөгелмә районы Ключевка авылындагы буага ирекле керүне чикләү турында шикаять килде. Инспекторлар бу урынга чыгып китәләр, аның барышында табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу факты раслана. Сулык ярында суга керүне чикләүче билге урнаштырылган. Ачыкланганча, буа урнашкан җир кишәрлеге җирле халык милкенә тапшырылган, бу гамәлдәге законнарга каршы килә. Җир кишәрлегендә урнашкан буа Тумбарлинка елга кушылдыгында урнашкан.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Бөгелмә шәһәрендәге балалар экология-биология үзәгендә булдылар. Белгечләр «Чиста шәһәр синнән башлана!» дигән темага дәрес үткәрделәр. һәм икенче сыйныф укучыларына табигатьне ничек һәм ни өчен сакларга кирәклеге турында аңлаттылар. Мәсәлән, чүп-чарны таратмаска, учак якмаска, агачларны һәм куакларны сындырмаска.
Чирмешән районында санитар-экологик икеайлыкта 1000нән артык кеше катнашты. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева Чирмешән районының Лашман авылында яшәүчеләрне котлады.