ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына «Бердәм кизү тору диспетчерлык хезмәте» аша Әлмәт районының Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсендәге авария нәтиҗәсендә дистиллят түгелү турында хәбәр килде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм лаборатория белгечләре «Каскад буалар» паркында сулыкта пленка булуы турында социаль челтәрләрдән алынган хәбәр буенча Шевченко урамындагы Буалар каскадының 1 нче чираты территориясен тикшерделәр.
Әлмәт районының «Яшьләргә ярдәм итү үзәге» МБУ Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре һәм Әлмәт уку йортларының волонтер активистлары белән очрашу оештырды.
Җир асты байлыкларыннан файдалану турындагы лицензиядә каралган шартларны бозган өчен 400 мең сум күләмендәге административ штрафны вакытында түләмәү тагын бер штрафка тартылуга нигез булып тора.
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы территориясен тикшергәндә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш ТИ инспекторлары су объектларыннан үзирекле тәртиптә файдалану очрагын ачыклаганнар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары мәйданы 5 мең кв.метрдан артык булган чүплек урынын ачыклады.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат районында бер предприятиенең чистарту корылмаларыннан пычраткыч матдәләр агызу күләме артуын ачыклаганнар.
Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны бозган өчен 400 мең сум күләмендә административ штрафны вакытында түләмәү тагын бер штраф салуга китергән, нәтиҗәдә аның күләме ике тапкыр арткан.
Лицензия килешүе нигезендә вак таш чыгаруны гамәлгә ашыручы Әлмәт оешмаларының берсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе мәгълүматлары буенча, файдалы казылмалар чыгаруга салым түләмәгән.
«Цемент измәсе турыдан-туры «Буалар каскады» паркындагы суллыкка агып төшә. Ярдәм итегез!» Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләрдән әнә шундый борчулы хәбәр алганнар.