Экологлар Түбән Мактама бистәсендәге юл-транспорт һәлакәте урынында туфрак пробаларын алды

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгына «Бердәм кизү тору диспетчерлык хезмәте» аша Әлмәт районының Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсендәге авария нәтиҗәсендә дистиллят түгелү турында хәбәр килде. Юлда өч автомобиль бәрелешкән: ике җиңел автомобиль һәм цистерналы КАМАЗ. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә дистиллят түгелгән. Түгелгән сыеклык Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан бетерелгән. Бу урынга шулай ук Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре килде. Экологлар туфрактан пробалар алды. Пычратылган участокның мәйданы 92 кв. м тәшкил итә. Территорияне тикшерү вакытында ТаграС-РемСервис компаниясе белгечләре агып чыгуны бетерү буенча эш алып бардылар. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә  зыян күрүчеләрнең барысы да хастаханәгә озатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International