Әлмәтлеләрнең шикаятьләре буенча экологлар Нәриман елгасы территориясен тикшерде

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт халкының Нәриман елгасыннан ис килү  турында хәбәр иткән шикаятьләре буенча Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе белгечләре белән берлектә, урынга чыктылар. Территорияне тикшерү вакытында начар ис килү ачыкланмады. Экологлар табигый су пробасын алды. Анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китү факты юк. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары әйтүенчә, якындагы канализация насос станциясе ис чыганагы булырга мөмкин. Бүгенге көнгә бу урын контрольгә алынган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International