Әлмәт предприятиесе икеләтелгән күләмдә, ягъни 800 мең сум штраф түләячәк

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Җир асты байлыкларыннан файдалану турындагы лицензиядә каралган шартларны бозган өчен 400 мең сум күләмендәге административ штрафны вакытында түләмәү тагын бер штрафка тартылуга нигез булып тора.

2021 елда Әлмәт районы Сабанчы авылында ком чыгару буенча эшчәнлек алып баручы оешма җир асты байлыкларыннан файдалану лицензиясендәге таләпләрне боза, шуның өчен әлеге оешманы Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары җаваплылыкка тарта. Оешмага карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 3 статьясындагы 2 өлеше буенча беркетмә төзелә һәм 400 мең сум күләмендә штраф билгеләнә. Юридик зат аны карар законлы көченә кергән көннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча тулы күләмдә түләргә тиеш була. Әмма, предприятие штраф түләүне 1 айга кичектерү һәм аны 3 айга бүлеп түләүне рөхсәт итү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Шуңа да карамастан, расланган график нигезендә, түләү вакытында башкарылмый.  Шуңа бәйле рәвештә, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 статьясындагы 1 өлеше - «Административ җәзаны үтәүдән качу» буенча административ беркетмә төзелә. Эшне Казан шәһәре Вахитов районы җәмәгать судьясына тапшыралар. Судья эшне караганнан соң, хокук бозучыны төп штрафтан тыш тагын берсе штраф түләргә мәҗбүр итә, аның күләме – 800 мең сум. Тик бу очракта да гаепле зат, мондый карар белән килешмичә, гариза язып, Казан шәһәренең Вахитов районы судына мөрәҗәгать итә. Суд җәзаны үзгәртергә һәм штраф күләмен 400 мең сумга кадәр киметергә карар иткән.

Бүгенге көндә предприятиегә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше буенча 400 мең сум һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 статьясындагы 1 өлеше буенча 400 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International