Бөгелмәдә битум түгү факты буенча җинаять эше кузгатылды

2022 елның 30 сентябре, җомга

Август аенда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре Бөгелмәдә булган һәлакәт урынына, җирле кешенең битум базына егылып төшкән җиргә  чыктылар. Белгечләр Нефтьчеләр урамындагы 31к номерлы йорт янындагы  битумлы урынны тикшерделәр. Экологлар сыеклык пробаларын алды. Анализ нәтиҗәләре буенча куркынычлыкның 5 классы билгеләнде. Түгелгән сыеклык мәйданы - 120 кв. м., күләме — 60 куб. м.

Моннан тыш, инспекторлар туфракка китерелгән зыянны да исәпләп чыгарган. Ул 750 мең сумнан артып киткән. Барлык материаллар да хокук саклау органнарына тапшырылды. Билгесез затларга карата Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге тарафыннан «Җирне бозу» РФ Җинаять кодексының 254  статьясының 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International