Экологлар мөрәҗәгате буенча Әлмәт районындагы чүплек оператив рәвештә бетерелде

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары балалар сәламәтләндерү лагере янында төзелеш калдыкларын туплауны ачыкладылар. Хокук бозу Әлмәт районын мониторинглау барышында ачыкланды. Төзекләндерү эшләреннән калган калдыклар 600 кв. м мәйдан, чүплек күләме 928 куб. м тәшкил иткән.

Бүгенге көндә чүплек  бетерелгән, территориясе тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International