Калдыкларны туфракка ташлау турындагы хәбәр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә килде. Телефон камерасына тәртип бозуны Бөгелмә районы кешесе теркәгән. Видеода КамАЗ маркалы автомобильнең Подлесный поселогында калдыкларны ташлавы күренә.
Әлмәт районының Борискино авылында «Татнефть» ГАҖ «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең авария хәлендәге нефть (нефть продуктлары) агызуны локализацияләү һәм бетерү гамәлләренә әзерлеген раслау буенча комплекслы укулар узды.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеген таптылар. Әлмәт шәһәренең мониторинг барышында «Мирас» спорткомплексы янында табигать законнарын бозулар ачыкланды. Чүпләнгән территориянең мәйданы – 130 кв.м., күләме – 48 куб.м.
Территориаль идарәләр инспекторлары, расланган план-график нигезендә, Татарстан Республикасының чистарту корылмалары йогынтысы зонасында өске суларның сыйфатын мониторинглауны дәвам итәләр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының аналитик лабораторияләрендә Татарстан балалары булды. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә экологлары КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалының 3 курс студентлары өчен лаборатория буенча экскурсия үткәрделәр.
Калдыкларны туфракка ташлау турындагы хәбәр ТР Экология һәм табигать реурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә килде. Әлмәттә яшәүче телефон камерасына авыр йөк машинасының Монтаж урамындагы гараж комплексы артына төзелеш калдыкларын ыргытуны төшерә.
Әлмәт шәһәре территориясен тикшерү барышында Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Риза Фәхретдин урамыннан ерак түгел зур габаритлы чүп-чар өемен ачыклаган.
Август аенда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре Бөгелмәдә булган һәлакәт урынына, җирле кешенең битум базына егылып төшкән җиргә чыктылар.
Әлмәт халкының Нәриман елгасыннан ис килү турында хәбәр иткән шикаятьләре буенча Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе белгечләре белән берлектә, урынга чыктылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары балалар сәламәтләндерү лагере янында төзелеш калдыкларын туплауны ачыкладылар.