Әлмәт районында нефть продуктларының агып чыгуын бетерү буенча комплекслы укулар узды

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Әлмәт районының Борискино авылында «Татнефть» ГАҖ «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең авария хәлендәге нефть (нефть продуктлары) агызуны локализацияләү һәм бетерү гамәлләренә әзерлеген раслау буенча комплекслы укулар узды.

Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нефть чыгару предприятиеләрендә эш циклы өзлексез бара, шуңа күрә аварияле агып чыгу да елның теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди метеорологик шартларда булырга мөмкин.

Һава торышына карамастан, катнашучылар өйрәнүләрне уңышлы үттеләр, шул исәптән нефть агып чыгу белән бәйле гадәттән тыш хәлләргә оператив җавап бирделәр. «Татнефть» ГАҖ «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсе хезмәткәре комиссиянең канәгатьләнерлек бәясен алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International