Экологлар халык шикаяте буенча Әлмәттә «Буалар каскады»н тикшерде

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә «Буалар каскады» паркындагы су объектларына  агынты су агызу турында хәбәр килде. Әлмәт кешесе парк территориясендә җирле сулыкка коя торган канализация суларыннан инеш барлыкка килүен хәбәр итте. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары һәм белгечләре урыннарга чыктылар. Территорияне тикшерү вакытында агынты су агызу теркәлмәгән, әмма канализация люгына китерә торган  агынты су агызу эзләре табылган. Экологлар су пробалары алды. Анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрацияләреннән артып китүе ачыкланмады.

Канализация челтәрләренең баланс тотучысы - «Әлмәт-Водоканал» АҖ. Әлеге объект Федераль дәүләт экологик күзәтчелегенә карый, шуңа бәйле рәвештә барлык материаллар да чаралар күрү өчен Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International