Бөгелмәдә С.Ф.Морозов исемендәге кече мәктәп укучыларының тикшеренү һәм проект эшләре буенча XV Республика фәнни-гамәли конференциясе узды

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Бөгелмә экология-биология үзәге базасында С.Ф.Морозов исемендәге кече мәктәп укучыларының проект һәм тикшеренү эшләре XV Республика фәнни-гамәли конференциясенең төбәк этабы узды. Жюри әгъзалары сыйфатында ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре чакырылды. Анда Бөгелмә, Сарман һәм Мөслим районнарыннан 7-12 яшьлек мәктәп укучылары катнашты. Алар түбәндәге секцияләрдә проект-тикшеренү эшләрен якладылар: «Экология», «Зоокультура һәм ветеринария», «Үсемлекчелек», «Агрономия», «Тарих һәм этнография», «Валеология», «Шаҗәрә», шулай ук укучылар «Экология проектлары», «Ландшафт дизайны һәм архитектура», «Ташланучы материалдан кул эшләнмәләре» һәм «Экомода» бүлекләрендә иҗади эшләрне күрсәттеләр.

 «Балалар фән белән танышуның башлангычында булудан карамастан, тикшеренү эшләренең сыйфаты югары», - дип билгеләп үтте Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә белгече.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International