ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Алабугалылар «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су обьекталарын саклау» федераль проекты кысаларында Чебурашка паркында оештырылган экомарафонда катнашты. 


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Автокалада яшәүчеләр, активистлар һәм иҗтимагый оешма вәкилләре Кыңгыраулы күпер янындагы Мәләкәс елгасы яр буе зонасын чистарткан. «Россия суы» табигатьне саклау акциясе «Экология» илкүләм проекты кысаларында узган.


4
август, 2021 ел
чәршәмбе

7 августта Казанның «Түбән Заречье» комлыгында табигатьне саклау акциясе узачак.


21
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, яр буе зоналарын чистарту «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су обьектларын саклау» федераль проекты кысаларында башкарыла. Шул рәвешле, 24 июль көнне Зәңгәр күл буе территориясен чистарту буенча экологик акция узачак. 


19
июль, 2021 ел
дүшәмбе

«Чаллы Яр» торак комплексы каршындагы Кама яры буенда «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль программасының «Вода России» бөтенроссия акциясе кысаларында өмә узды. Чара Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм шәһәр башкарма комитеты белән берлектә уздырылган.


5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

«Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Түбән Кама шәһәрендә Каракүл сулыгының ярларын һәм су асты өлешен чистарту акциясе уздырылган. Чараны оештыручы – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Татарстандагы Рус география җәмгыяте.


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Ел башыннан «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча 3 меңнән артык км озынлыгында яр линиясе чистартылган. Яр буе территорияләрен чистарту буенча санитар акцияләрдә 150 меңнән артык кеше катнашкан, 19,5 куб.метр чүп-чар җыелган.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Лаеш районының Имәнкискә авылындагы комлыкта Кама елгасының яр буе һәм су асты өлешен чистарту буенча экологик акция узды. Чараны, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте оештырды. 


12
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Шәһәрне төзекләндерүгә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен! 2020 елның 17 октябрендә, 10 сәгатьтә Адмиралтейство бистәсе районында Казансу елгасының яр буе территориясен чистарту акциясе узачак.


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Алабуга шәһәрендә яшәүчеләр 7 мең кв. метрлы яр буе территориясен чистарткан. Акция барышында «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектына ярдәм йөзеннән, Туйма елгасының яр буе зонасы һәм «Шишкин буалары» тәртипкә китерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International