7 августта Казанның «Түбән Заречье» комлыгында табигатьне саклау акциясе узачак. А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды Казансу елгасы төбен чистартачак.
Бу эшкә битараф булмаган һәркемне, волонтер, активистларны, шулай ук иҗтимагый оешма вәкилләрен өмәдә катнашырга чакырабыз.
Чара 14.00 сәгатьттә башлана. Җыелу урыны - «Түбән Заречье» комлыгы.