«Импровизацияле чүплек өемнәре һәм 2шәр метр саен пакет һәм шешә». Имәнкискә авылындагы комлыкта 50дән артык волонтер тәртип урнаштырды

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Лаеш районының Имәнкискә авылындагы комлыкта Кама елгасының яр буе һәм су асты өлешен чистарту буенча экологик акция узды. Чараны, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте оештырды. Әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган 50 активист – Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары, волонтерлар, җирле ял итүчеләр һәм район хакимияте вәкилләре яр буйларында тәртип урнаштырды, ә аквалангистлар сулык төбен  чистартты.

«Дайверлар, асылда, су төбеннән су һәм ком кереп тулган пластик шешәләр чыгарды, ләкин алар күп түгел иде. Яр буендагы калдыклар белән чагыштырырлык түгел. Чөнки су кырыенда чүплек өемнәре һәм 2шәр метр саен пакет һәм шешә аунап ята. Нинди дә булса сулык янәшәсендә ял иттең икән, үз артыңнан җыештырып китәргә кирәк», – ди ТР РГҖ рәисе урынбасары Андрей Агарков.

Өмәдә уртак көч белән 50 капчыктан артык чүп-чар – пластик һәм пыяла шешәләр, тәлинкә-кашыклар, шулай ук бер тапкыр кулланыла торган мангал калдыклары җыеп алынды.

Яр буе зонасын чистартуга бәйле чираттагы акцияне 2 июльдә Кама Аланында һәм Түбән Кама шәһәрендә үткәрү планлаштырыла. Кушылырга теләүчеләр WhatsApp 8 (996) 121 63 45 номерына гариза җибәрә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International