Зәңгәр күл яр буе территориясен чистартуда катнашырга чакырабыз

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, яр буе зоналарын чистарту «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су обьектларын саклау» федераль проекты кысаларында башкарыла. Шул рәвешле, 24 июль көнне Зәңгәр күл буе территориясен чистарту буенча экологик акция узачак. Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге уздыра.

Активистлар һәм битараф булмаган кешеләр яр буе зонасын тәртипкә китерәчәк, дайверлар су астын чистартачак.

Бу акциядә һәркемне катнашырга чакырабыз. Кирәкле эш кораллары урында биреләчәк. Акция 10:00 сәгатьтә башлана. Зәңгәр күл буенда җыеласы. 8 (996) 121-63-45 номеры буенча якынча теркәлү узган кешеләр бирегә махсус транспорт ярдәмендә килеп җитә алачак. Автобус иртәнге сәгать тугызда Нужин урамы, 2/27 йорт адресы буенча урнашкан «Уникс» баскетбол клубы бинасы яныннан кузгалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International