Казанлылар шимбә өмәсендә катнашырга чакырыла

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Шәһәрне төзекләндерүгә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен! 2020 елның 17 октябрендә, 10 сәгатьтә Адмиралтейство бистәсе районында Казансу елгасының яр буе территориясен чистарту акциясе узачак.

Өмәгә җыелу һәм аны үткәрү урыны картасы әлеге яңалыкка «фоторепортаж»да урнаштырылган. Барлык кирәкле инвентарьны оештыручылар бирәчәк, катнашучыларга мәҗбүри таләп – битлекләрдә булу.

«Чиста ярлар» экологик волонтерлар марафоны «Экология»илкүләм проекты кысаларында «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты нигезендә гамәлгә ашырыла. Акцияне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә «Су хуҗалыгы комплексын үстерү үзәге» ФДБУ оештыра.

Килеп туган сораулар буенча ТР Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенә мөрәҗәгать итәргә: (843) 267-68-11 - Артемьева Ольга Владимировна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International