Минзәләдәге 2 нче мәктәптә Кама яны территориаль идарәсе экологлары «Экология һәм мин» дигән чара үткәргәннәр. Белгечләр кешенең табигатькә ничек тәэсир итүе һәм ни өчен экологияне саклау мөһимлеген аңлатканнар. Экологик әңгәмәне эко-сумкаларны тегү һәм буяу буенча мастер-класс дәвам иттергән.
Татарстан Экология һәм табигый ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе адресына гражданнардан рөхсәтсез кар ташлау урыны турында мөрәҗәгать алынган. Ул урын Тукай районы Подсолнухи поселогына таба Ремонтный проезд урамыннан чыккан өлештә урнашкан булган. Инспекторлар күрсәтелгән адрес буенча урынга чыкканнар.
ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары, Менделеевск районына мониторинг ясаганда, рөхсәтсез кар урнаштыру урынын ачыкладылар. Ул Менделеевск шәһәрендә Прионерская урамында урнашкан. Кар массаларының гомуми мәйданы 175кв. м тәшкил итә, күләме – 437 куб.м.
Чаллы балалар бакчалары 41,5 тонна макулатура җыйган, шуның белән 7867,3 га урманны коткарган. Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе белгечләре һәм «ЭкоЛаб» ҖЧҖ хезмәткәрләре «Кәгазьгә - икенче тормыш» акциясендә җиңүчеләрне котларга һәм бүләкләргә килделәр.
«Орион» яшьләр үзәге бинасында Чаллы экоактивистлары өчен «Экоагартучылар мәктәбе» дәресе узды. Чараны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә хуплады.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез көнкүреш һәм төзелеш калдыклары чүплеген таптылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе адресына Менделеевск районының Абалач авылында яшәүчеләрдән елгага агынты сулар агызу турында мөрәҗәгать керде.
Җыелган 78 килограмм кәгазьне Чаллы укучылары икенчел эшкәртү өчен «ЭкоЛаб» ҖЧҖ тапшырдылар. 48 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары кәгазь һәм катыргы эшләнмәләргә яңа тормыш бүләк иттеләр.
Экологик тәрбия-мәктәп укучыларын укытуда өстенлекле бурычларның берсе, шуңа күрә экологлар даими рәвештә мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына барып дәресләр үткәрәләр.
«Балачак планетасы» исемле 11нче балалар бакчасыннан балаларны бәйрәм белән котларга ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре килгән иде.