Чираттагы законсыз чүплек экологлар кисәтүе буенча бетерелде

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез көнкүреш һәм төзелеш калдыклары чүплеген таптылар. Хокук бозу Чаллы шәһәре мониторингы барышында Промышленная урамнары һәм КАМАЗ проспекты киселешендә теркәлгән. Законсыз чүплек мәйданы – 861 кв. м., күләме – 42 куб. м.

Чаллы шәһәре Башкарма комитетына хокук бозуны бетерү турында кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территориясе тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International