Экологлар Чаллыда законсыз кар өемен ачыклаган

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

17/01, 17/06 һәм 17/07 йортларда яшәүчеләрнең кышкы урамнардан җыештырылган карны газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында өеп куюга бәйле  шикаятьләре буенча ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре урынга чыкты. Экологлар 800 кв.м мәйданда кар өемнәре тапканнар. Белгечләр куркыныч классын билгеләү өчен кар пробаларын сайлап алганнар. Идарәче компания адресына  үрнәкләрне анализлау нәтиҗәләре буенча мондый закон бозуларны булдырмау һәм  кар өемнәрен бетерү  буенча чаралар күрү зарурлыгы турында кисәтү биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International