Экологлар Менделеевск районында су агызу урынында су пробаларын алды

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе адресына Менделеевск районының Абалач авылында яшәүчеләрдән елгага агынты сулар агызу турында мөрәҗәгать керде. Лаборатория инспекторлары һәм белгечләре бу урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында, чокырга канализация агымнары агызылган торба табыла, чокырдан әшәке сулар елгага эләгә. Экологлар чокырга агынты сулар ташланган урында да, елганың үзендә дә, 500 метрдан югарырак һәм агызу урыныннан түбәнрәк тә су пробаларын алдылар.  Алар тикшерелә. Анализ нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International