Кама яны ТИ экологлары Менделеевскида кар чүплегенә тап булдылар

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары, Менделеевск районына мониторинг ясаганда, рөхсәтсез кар урнаштыру урынын ачыкладылар. Ул Менделеевск шәһәрендә Прионерская урамында урнашкан. Кар массаларының гомуми мәйданы 175кв. м тәшкил итә, күләме – 437 куб.м.

Экологлар Минзәлә районы Башкарма комитеты адресына кар өемен бетерү буенча чаралар күрү турында кисәтү җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International