7 мең гектардан артык урманны Чаллының мәктәпкәчә яшьтәге балалары коткарган

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Чаллы балалар бакчалары 41,5 тонна макулатура җыйган, шуның белән 7867,3 га урманны коткарган. Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе белгечләре һәм «ЭкоЛаб» ҖЧҖ хезмәткәрләре «Кәгазьгә - икенче тормыш» акциясендә җиңүчеләрне котларга һәм бүләкләргә килделәр. Акциядә барлыгы 75 балалар бакчасы катнашты. Конкурсның лидерлары-98нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, алар 3604 кг макулатура җыйдылар. Икенче урынны 124  нче номерлы балалар бакчасы, өченче урынны 61нче номерлы балалар бакчасы алды.

Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International