Бүген- Бөтендөнья сулык-сазлык биләмәләре көне

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Ел саен, 2 февральдә, Бөтендөнья сулык-сазлык җирләре көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты- әлеге объектларга игътибарны җәлеп итү.

Махсус шушы көнгә багышлап Министрлыкның территориаль идарәләре хезмәткәрләре экологик дәресләр үткәрде.

Үзәк территориаль идарә инспекторлары Лаеш районының «Акыллы балалар» балалар бакчасында булдылар һәм сабыйларга сазлыкны ачыклау һәм анда кемнәр яшәве турында сөйләделәр. Дәрес темасын ныгытып балалар сазлыкта яшәүче баканы ясаганнар.

Ә менә Арча районының Кәче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Төньяк территориаль идарә экологлары «Табигать дөньясына сәяхәт» музыкаль-экологик программасын әзерләделәр.

 Чаллы шәһәренең 77нче гимназиясенең 5нче сыйныф укучылары бу көнне Кама буе территориаль идарәсе белгечләреннән сазлыкның планета өчен бик мөһим булуын белделәр. Кайвакыт аларны «планетаның үпкәсе» дип атыйлар, чөнки алар урманга караганда һавадан күбрәк углекислый газ сеңдерәләр.

Дәресләр тәмамлангач, барлык балалар да ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International