Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә Менделеевск районына мониторинг үткәрделәр.
Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Быелгы тема - «Сәламәтлек һәркем өчен».
Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбендә Татарстан халыкларының республика фестивале узды. Фестиваль экологик традицияләр темасына багышланды. Исегезгә төшерәбез, бу ел республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.
Чаллыда Энтузиастлар бульварында «Рәхим итегез, сыерчыклар!» дип исемләнгән шәһәр экология акциясе узды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Чаллы халкының «М-Лидер» ҖЧҖ җитештерүеннән кара төтен чыгуга мөрәҗәгать килде.
Кама буе территориаль идарәсенә битараф булмаган Чаллы кешесеннән видео килде. Экология өчен көрәшүче телефон камерасына Минзәлә тракты урамы 7А бинасы буенча урнашкан автомойканың шланг ярдәмендә күрше участокка пычранган суларны агызып чыгаруын яздырган.
Исегезгә төшерәбез, дуңгыз комплексыннан сыек калдыкларны суыртканда, 11 мартта торба герметиксызланды, нәтиҗәдә барлык калдыклар Тукай районы Чыршылы авылы янындагы авыл хуҗалыгы кырларына эләкте. Бу урынга министрлык экологлары, шулай ук Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе хезмәткәрләре чыкты. Туфрак үрнәкләре алынды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Чыршылы авылындагы авыл хуҗалыгы кырларына сыек калдыклар агызу турында хәбәр килде.
Алабуга шәһәренең экология-биология үзәгендә Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре «Duracell батарейкаларын тапшыр» дигән эшкәртелгән туклану чыганакларын җыю буенча табигатьне саклау акциясе үткәрделәр. Экологларның һәм Алабуга халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә 120 кг артык файдаланылган батарейкалар җыелды.
Менделеевск районында яшәүчеләр Фомин ур., 7 йорт буенча начар искә, шулай ук Химиклары урамындагы 5 а йорт адресы буенча кафе районында әче төтен исенә зарланды.