Экология министрлыгы белгечләре «Камский Бекон» предприятиесе тарафыннан сыек калдыклар ташлауны аерым контрольгә алды

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, дуңгыз комплексыннан сыек калдыкларны суыртканда, 11 мартта торба герметиксызланды, нәтиҗәдә барлык калдыклар Тукай районы Чыршылы авылы янындагы авыл хуҗалыгы кырларына эләкте. Бу урынга министрлык экологлары, шулай ук Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе хезмәткәрләре чыкты. Туфрак үрнәкләре алынды.

Шул ук көнне «Камский Бекон» предприятиесе хезмәткәрләре агуны  локальләштерәләр. Янәшәдә Буклы елгасы акканлыгын исәпкә алып, Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары әлеге очракны махсус контрольгә алдылар һәм берничә көн дәвамында хәлне мониторинглау өчен агынты урынына чыктылар. Мәсәлән, 13 мартта квадрокоптер ярдәмендә территорияне әйләнеп чыгу барышында елгага сыеклык кермәве ачыкланган, әмма 14 мартта кайнар линиягә Чыршылы авылында яшәүчедән шалтырату килгән. Ир - ат сүзләренчә, җирнең бөтенлеге бозылган.

Әлеге вакыйга урынына Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе белгечләре белән берлектә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләренең оператив төркеме чыкты, чөнки «Камский Бекон» предприятиесе федераль экологик күзәтчелек карамагында.

Буклы елгасына пычрак агынты сулар агызу районында Буклы елгасының агынты суына һәм табигый суына пробалар алу үткәрелгән, тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча су объектына китерелгән зыян билгеләнәчәк. Шулай ук Экология министрлыгы белгечләре күчмә экологик лаборатория ярдәмендә су агызу зонасында һава пробаларын алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International