Чаллының автомойка хуҗасына агынты суларны законсыз ташлаган өчен 138 мең сум түләргә туры киләчәк

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Кама буе территориаль идарәсенә битараф булмаган  Чаллы кешесеннән видео килде. Экология өчен көрәшүче телефон камерасына Минзәлә тракты урамы 7А бинасы  буенча урнашкан автомойканың шланг ярдәмендә күрше  участокка пычранган суларны агызып чыгаруын яздырган.

Экологлар Министрлык лабораториясе хезмәткәрләре белән бергә урынга оператив рәвештә чыктылар. Табигатьне саклау законнарын бозу факты расланды. Туфракны пычратуның гомуми мәйданы 35 кв. м тәшкил итә. Туфрак пробалары алынган, анализлар нәтиҗәләре буенча тимер - 1,4 тапкырга, хлорид - ионы - 5,8 тапкырга, нитрит ионы - 1,5 тапкырга, анион өске-актив матдәләр -7,6 тапкыр һәм нефть продуктлары 1,8 тапкырга артып киткән. Кама буе территориаль идарәсе экологлары сүзләренә караганда, нефть продуктлары һәм анион өске-актив матдәләр буенча артулар агынты суларында юу чаралары булуы турында сөйли.

Хокук бозучыга кисәтү биреләчәк һәм әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен ул  138 411 сум түләргә тиеш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International