Экология мохитендә калдырылган эзләребезне ничек киметергә? Кибеткә җайлы гына, экологиягә зыян китермичә генә ничек йөрергә? Чаллы шәһәре 77нче гимназиясендә белем алучы балалар шуларны һәм кызыклы башка бик күп әйберләрне белүгә ирешкән.
Чаллы шәһәрендә Һади Такташ урамында яшәүчеләр пычрак кар өемен күреп алып, бу хакта экологларга хәбәр иткәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары билгеләгәнчә, 195 кв.м. мәйданга кышкы җыештыру-чистартудан хасил булган калдыклар аударып калдырылган.
2020 елның 23 февралендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бердәм дежур диспетчерлык хезмәте аша “ТЭМПО” Кама металлургия комбинатының кою производствосы ягыннан химик ис таралу турында хәбәр кергән.
Тукай районы Новый бистәсе урта мәктәбе укучылары туып үскән ягыбызның табигатен саклаучылар роленә кереп алган. Биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре катнашында экология дәресе узган.
Чаллы шәһәре 29нчы урта мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә булып кайткан.
Биналар сүткәннән калган чүп-чар, агач, полиэтилен калдыклары. Тукай районы Биклән авыл җирлегендә 20 кв. метр мәйданда законсыз чүплекнең калкып чыгуы ачыкланган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Халык контроле” мәгълүмат системасы аша Чаллы предприятиесе ягыннан начар ис таралу турында хәбәр кергән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллыда үткәрелгән рейд барышында табигатьне саклау законын бозу фактын билгеләгән.
Чаллы шәһәре 9нчы һәм 50нче мәктәпләрендә Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре укучыларны кешенең табигатькә йогынтысы нәтиҗәләре, бүгенге этапта хәл кылырга кирәкле экологик мәсьәләләр белән таныштырган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә рөхсәтсез урында чүплек өеме барлыкка китерелү турында хәбәр кергән. Экологлар шундук Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлегенә юл тоткан.