Табигатькә дуслык кулын суз! Тукай урта мәктәбендә укучылар үзләренең экологик эзе турында уйлана

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Тукай районы Новый бистәсе урта мәктәбе укучылары туып үскән ягыбызның табигатен саклаучылар роленә кереп алган. Биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре катнашында экология дәресе узган. Ведомство белгече Владимир Мозаффаров балалар белән әйләнә-тирә мохит темасына әңгәмә корган, укучылар, экологлар белән бергәләшеп, чиста киләчәккә таба юлда нинди адымнарның ясап булуы турында әңгәмә корган. Балалар ачык дәрес кысаларында туып үскән төбәгебезнең табигый үзенчәлекләре буенча нинди белемнәргә ия булуын күрсәткән, укытучы тәкъдим иткән карточкалардагы биремнәрне чишкән, картада кисәтү табличкаларының урнашу урыннарын билгеләп, экологик сукмак аша “узган”.

“Мәктәп “яшел” принциплар буенча яши икән – бала шундук үз белемнәрен тормышта куллана башлый”, – ди Кама буе территориаль идарәсе белгече Владимир Мозаффаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International