Чаллыда атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен санга сукмау ачыкланган

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Чаллы предприятиесе атмосфера һавасына, чистартмыйча гына, пычрак матдәләр чыгарып яткан. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре әлеге закон бозу очрагын гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча шул  урынга барып ачыклаган. Мөрәҗәгать итүче тапшырган видео һәм фотоматериалларга караганда, җилләткеч системасының төзексезлеге һавага тискәре йогынты ясауга китергән. Моннан тыш, тикшерү барышында ачыкланганча, оешмада һавага чыгарыла торган матдәләргә инвентарьлаштыру үткәрелмәгән.

Предприятиегә һәм вазифаи затларга карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.21 статьясындагы 3 өлеше (“Атмосфера һавасына аны пычратуга китерердәй зарарлы матдәләр чыгаруга контрольлек итү һәм газларны чистарту өчен корылмалардан, җиһазлардан яки аппаратурадан файдалану кагыйдәләрен бозу, алардан файдаланмау, яисә төзек булмаган әнә шундый  корылмалардан, җиһазлардан яки аппаратурадан файдалану”); Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.1 статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан һәм башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”); Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.46 статьясы (“Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләт учетына алуга заявка тапшыру, учет мәгълүматларын актуальләштерү өчен мәгълүматлар тапшыру бурычын үтәмәү яки вакытында үтәмәү”) буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International