«Чисталык көне» темасына лекция тыңлаганнар, блиц-сораштыруда һәм «Калдыклар каруселе» дигән экологик уенда катнашканнар.
Актаныш районы территорияләрен экологик тикшерү барышында Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Иске Айман авыл җирлегендә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик таләпләрне үтәмәү очрагына тап булган.
«Чаллы Яр» торак комплексы каршындагы Кама яры буенда «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль программасының «Вода России» бөтенроссия акциясе кысаларында өмә узды. Чара Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм шәһәр башкарма комитеты белән берлектә уздырылган.
Кама буе территориаль идарәсе җитәкчесе Наил Гарипов бүген узган Аппарат киңәшмәсе кысаларында башкарылган эшләр турында хисап тотты. Исегезгә төшерәбез, идарә Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары һәм Чаллы шәһәре территорияләрендә төбәк экология күзәтчелеген гамәлгә ашыра.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Минзәлә-информ» вәкилләре белән берлектә, Минзәлә шәһәренең балаларга белем бирү йортларында файдаланылган ток элементларын җыю буенча акция үткәргән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары гражданин мөрәҗәгате буенча Яр Чаллы шәһәренең СНТ союз-Н территориясенә барган.
Кулланылган химик матдәләр белән канистралар, тартмалар һәм башка савытлар. Социаль челтәрләрдә санкцияләнмәгән чүплек турында шундый хәбәр урнаштырылган.
ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә гражданнардан «Халык контроле» системасы аша Чаллы шәһәренең ПГК Вдоамовец гараж кооперативы территориясендә рөхсәтсез чүплек булуы турында мөрәҗәгать алынган.
Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе адресына «Халык контроле» системасы аша Тукай районының «Колосок» бакчачылык ширкәте территориясендә рөхсәтсез чүплек булуы турында гражданнардан мөрәҗәгать алынган.
ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Яр Чаллы шәһәренең 4 номерлы Балалар экология-биология үзәге белгечләре ярдәмендә, яраксыз батарейкаларны җыю акциясен уздырган. Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар көче белән 3,5 тоннадан артык ток чыганагы җыелган.