Табигатьне саклау законнарын бозуның 632 очрагы ачыкланган. Кама буе территориаль идарәсе 2021 елның беренче ярты еллыгындагы эшчәнлек турында хисап тотты

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Кама буе территориаль идарәсе җитәкчесе Наил Гарипов бүген узган Аппарат киңәшмәсе кысаларында башкарылган эшләр турында хисап тотты. Исегезгә төшерәбез, идарә Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары һәм Чаллы шәһәре территорияләрендә төбәк экология күзәтчелеген гамәлгә ашыра. Ел башыннан бирле инспекторлар 509 тикшерү уздырган, 632 закон бозу очрагы ачыкланган. Барлыгы 8 миллион сумнан артык штраф салынган. Идарәнең 6 материалы буенча җинаять эше кузгатылган.

Махсуслашкан аналитик контрольлек инспекциясе белән берлектә 3267 анализ ясалган, 79 тапкыр күчмә экологик лабораториядә чыкканнар. 

«Рөхсәтсез чүплекләрне табу һәм юкка чыгаруга аеруча зур игътибар бирелә, - дип билгеләп үтте Наил Гарипов. – Кама буе территориясендә гомуми мәйданы 15 мең квадрат метр булган 460 законсыз чүплек ачыкланды. Хәзерге вакытта аларның барысы да юкка чыгарылды».

Җир асты байлыкларын куллану өлкәсендә лицензия килешүе шартларын үтәмәүнең 23 һәм су асты суларын лицензиясез чыгаруның 5 очрагы ачыкланган. Җир ресурсларын саклау юнәлешендә 7 закон бозу очрагы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International