Тукай районында экологлар 100 кв.метрдан артык мәйданлы чүплек урынын ачыклаган

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районы Түбән Суыксу авыл җирлеге территориясендә төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган калдыкларга тап булганнар. Чүпләнгән кишәрлекнең гомуми мәйданы 113 кв.м. тәшкил итә, күләме – 87 куб.м. Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясы буенча хокук бозу булып тора.

Шәхси эшкуарга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 3 өлеше буенча беркетмә төзелгән. Шулай ук 70 мең сум күләмендә административ җәза билгеләү турында карар һәм хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә дә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International