Искитмәле кошлар дөньясы. Алабугада мәктәп укучылары өчен экология дәресе уздырылган

2021 елның 15 октябре, җомга

Балалар әйләнә-тирә мохит турындагы белемнәрен арттырганнар, кошларны күзәтүләре турында сөйләгәннәр һәм кызыклы хәлләр белән уртаклашканнар. Алабуга шәһәренең 9 нчы урта мәктәбендә Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре нәни балаларга багышланган экология дәресен уздырган. Балалар табышмакларга җавап биргән, кроссвордлар чишкән һәм каурыйлы дуслар турында хикәя тыңлаган. «Кошларны күзәтү һәм аларны өйрәнү – табигатьне яратырга өйрәнүнең тагын бер ысулы. Безнең бурыч – балаларга зур планетабыздагы һәр тереклек иясенең никадәр  мөһим булуын күрсәтү. Шулай итеп, без әйләнә-тирәлекне үстерәбез һәм үсеп килүче буында табигатькә карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык хисе уятабыз», – дип билгеләп үттеләр Кама буе территориаль идарәсе белгечләре. Дәрес ахырында укучылар, кышлаучы кошларга салкын чорны кичерергә ярдәм итү өчен, үз куллары белән җимлекләр ясарга вәгъдә иткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International