Алабуга халкының уяулыгы аркасында лаборатория калдыклары һәм химикалийлар табылган

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Кулланылган химик матдәләр белән канистралар, тартмалар һәм башка савытлар. Социаль челтәрләрдә санкцияләнмәгән чүплек турында шундый хәбәр урнаштырылган. ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тиз арада шул урынга барган. Алабуганың әйләнеш юлы янында урам посадкасы янындагы участокны тикшерү барышында җитештерү һәм куллану калдыклары, аерым алганда полимер, ЛКМ, азот кислотасы һәм эшкәртелгән эмульсия калдыклары ташлау факты ачыкланган. Чүплекнең мәйданы – 98 кв.метр, күләме – 5,6 куб.метр. Эшнең барлык шартларын билгеләү өчен экологлар туфрак пробалары алган. Ачыкланмаган затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 3 өлеше буенча административ тикшерү эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International