Скважина бораулау Яр Чаллы шәһәрендә табигать кагыйдәләрен бозуга китергән

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары гражданин мөрәҗәгате буенча Яр Чаллы шәһәренең СНТ союз-Н территориясенә барган. Тикшерү барышында шәхси ихтыяҗларга төче су чыгару максатында скважина бораулау факты ачыкланган, нәтиҗәдә чишмәгә кагылганнар, бу исә күрше участокны су басуга китергән. Экологлар ачыклаганча, физик зат бораулау эшләре уздыруны алдан ук ведомство белән килештермәгән.

Участок милекчесенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.9 ст. («Җир асты байлыкларын һәм гидроминераль ресурсларны саклау буенча таләпләрне бозу») һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 ст. («Шәһәр төзү эшчәнлеген башкарганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки башка объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү») буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, штраф санкцияләре билгеләнгән. Шулай ук физик затка җир кишәрлегенә аккан суны читкә җибәрү күрсәтмәсе дә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International