Чаллы предприятиесе табигатьне саклау законнарын бозган

2021 елның 15 октябре, җомга

Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Чаллы территориясендә сәүдә-җитештерү эшчәнлеген алып баручы предприятиенең әйләнә-тирәлеккә йогынтысы турында декларацияне вакытында тапшырмавын ачыклаган. «Әйләнә-тирәлекне саклау турында» 10.01.2002 ел, № 7-ФЗ федераль законның 31.2 статьясы нигезендә, II категорияле объектларда хуҗалык һәм (яки) башка эшчәнлек алып баручы юридик затлар, шәхси эшкуарлар әйләнә-тирә мохиткә йогынты турында декларация тапшыра. Шуңа бәйле рәвештә, хокук бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.5 ст. («Экологик мәгълүматны яшерү яки бозу») буенча беркетмә төзелгән. Шулай ук административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә һәм 20 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар да бирелгән.

Сентябрь башыннан бирле Кама буе төбәге оешмаларын экологик мониторинглау нәтиҗәсендә барлыгы 18 предприятие тикшерелгән. «Тикшерү барышында әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясау турында турында 5 предприятиенең декларация тапшырмау факты расланды. Мондый хокук бозу гражданнарга - 500 сумнан 1 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 3 мең сумнан 6 мең сумга кадәр, юридик затларга 20 мең сумнан 80 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә», – дип хәбәр иттеләр Кама яны территориаль идарәсе белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International