Лениногорскида яшәүче берәү сөзәклекне тигезләү өчен биналарны сүткәннән калган чүп-чардан файдаланырга карар иткән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чайковский урамында каяндыр китерелгән чүп-чарны тигезләүче махсус техниканың эшләвен күреп алган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре ком-гравий катнашмасын законсыз чыгаручыларга киртә куйган булган. Дәүләт экологик мониторинг барышында җир асты биләмәләре турында табигатьне саклау законын бозу билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында узып баручы елга йомгаклар ясалып, киләчәккә планнар билгеләнде. Моннан тыш республикабызның әйләнә-тирә мохитен саклау эшенә үзләреннән саллы өлеш керткән хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Оешма лицензия шартларын санга сукмаган өчен тиешле җәзасын алган: 300 мең сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр булган. Җир асты биләмәләреннән файдаланучы әлеге оешманың гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгаруга җәлеп ителгән судноларын ГЛОНАСС навигация системасына тоташтырмаганлыгы ачыкланган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә кара һәм төсле металл ватыгы һәм калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозуны ачыклаган. Закон бозучы тиешле рөхсәт документларыннан башка гына металл ватыгын кабул итү һәм саклау пунктын урнаштырган икән.
Җәлил бистәсенең 1нче гимназиясендә ТАССР оештырылуга – 100 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган IV Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 13944 мөрәҗәгать кергән. Шуның 8652се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 1433 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 1706 хәбәрне карап тикшергән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында табигатьтән файдаланучылар өчен гавами чара үткәрелде. Видеоконференция режимында узган чарада Казаннан, шулай ук Татарстанның муниципаль районнарыннан эшмәкәрләр катнашты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре, мәктәп укучыларында әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплы мөнәсәбәт булдыру максатыннан чыгып, “Мин һәм әйләнә-тирә мохит. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән темага экология дәресе үткәргән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Буа шәһәре лицей-интернатында (сәләтле балалар өчен мәктәп) экология дәресе үткәргән.