Александр Шадриков: “Теләсә кайсы нәтиҗә – уртак эшчәнлегебез йомгагы ул”. Татарстанның Экология министрлыгында йомгак ясалып, бүләкләр тапшырылды

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында  узып баручы елга йомгаклар ясалып, киләчәккә планнар билгеләнде. Моннан тыш республикабызның әйләнә-тирә мохитен саклау эшенә үзләреннән саллы өлеш керткән хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

“Бүген башкарылып килә торган эшләребез зур бер команда – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы командасы эше ул. Теләсә кайсы нәтиҗә  уртак эшчәнлегебезнең йомгагы булып тора”, – дип басым ясап әйтте Александр Шадриков. Министр узып баручы ел нәтиҗәләренә тукталып, Татарстанда “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыру мәсьәләләрендә уңай динамика күзәтелүен билгеләп үтте. Барлыгы 1797,7 миллион сумга төшәчәк 3 федераль проект бу, диде ул. Киләсе елгы бурычлар арасыннан – Иделне савыктыру эшен дәвам итү, шулай ук “Чиста ил” проекты кысаларында чараларга керешү – Прости авылындагы чүп базын рекультивацияләү һәм Шәмәрдән авылында күп еллар буе тупланып килгән экологик зыянны бетерү. Ә инде 2021 елдан Татарстан Республикасында “Уникаль су объектларын саклау” проекты кысаларында Мишә елгасының уң як кушылдыгын һәм Державино авылындагы буаны чистарту эшләре башланачак. 

“2020 елда табигатьне саклау чараларын тормышка ашыру кысаларында Кама елгасы яр буйларын ныгыту буенча 2 объект, шулай ук 11 ГТС капиталь төзекләндереләчәк. Иң мөһиме – турыдан-туры муниципаль берәмлекләрнең үзендә тормыш сыйфатын яхшырту”, – дип басым ясап әйтте министр.

Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм Татарстан Республикасы табигать ресурсларыннан  рациональ файдалануга зур өлеш керткән өчен Ык буе территориаль идарәсе 2 разрядлы өлкән белгече Таһир Низамовка, Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе 3 разрядлы өлкән белгече Ригина Рәфагетдиновага, Кама буе территориаль идарәсе 3 разрядлы өлкән белгече Елена Салминага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен Идел-Кама территориаль идарәсенең махсус инспекциясе юрисконсульты Евгений Седов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

2019 елгы язгы ташу чорында республика территориясендә табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча нәтиҗәле хезмәте һәм профессионализмы өчен Идел аръягы территориаль идарәсенең геология күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Ленар Борһановка һәм 3 разрядлы өлкән белгече Ленар Курамшинга Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр  министрлыгының Рәхмәте белдерелде.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгына йөкләнгән бурычларны үтәүдә берлектә эшләүне оештырган һәм ярдәм иткән өчен, шулай ук законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга шәхсән өлеш керткән өчен Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе җитәкчесе Алексей Полюшков Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Күп еллар буе намус белән эшләве, Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү эшенә шәхсән зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

- Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе (ЦСИАК) җитәкчесе урынбасары Рәзинә Җәббарова,

- Идел-Кама территориаль идарәсе махсус инспекциясе җитәкчесе Марина Захарова,

- экологик күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Илнур Хәкимов.

Югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы, остазлык эшендә һөнәри-гамәли белемнәр бирү һәм күнекмәләргә өйрәтүдәге тырышлыгы өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- күзәтчелек эшчәнлегенә мониторинг бүлеге әйдәп баручы консультанты Гадел Алимов,

- Идел-Кама территориаль идарәсе 3 разрядлы өлкән белгече Ильяс Галләмов,

- планлаштырыла торган эшчәнлекне бәяләү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Илназ Фәтхуллин.

Күп еллар буе намус белән эшләве, Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү эшенә шәхсән зур өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

-  учет һәм хисапка финанс контрольлеге бүлеге өлкән белгече Ләйсән Зиазтдинова;

- геологик күзәтчелек бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Рәфинә Минкәбирова;

- экологик күзәтчелек бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Лия Мостафина;

- Үзәк территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Жанна Перова;

- ЦСИАК әйдәп баручы белгече Эльвира Рамаззанова;

-  Үзәк территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Альбина Сабирҗанова;

- атмосфера һавасын саклау бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Ландыш Сәмигуллина;

- углеводород чималы геологиясе бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Юлия Тюплина,

-   Үзәк территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Ләйсән Фәйзуллина;

- күзәтчелек эшчәнлегенә мониторинг бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шәмәрданова.

“Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының иң яхшы дәүләт инспекторы” бәйгесе йомгаклары буенча 1 урынны алган өчен Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече Мәдинә Усманова  диплом белән бүләкләнде;

Үзәк территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Фәндүс Мөхәммәдиев икенче урын өчен диплом белән бүләкләнде;

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Алинә Ризванова, Кама буе территориаль идарәсенең махсус аналитик контрольлек инспекциясе әйдәп баручы белгече Людмила Наякшина, Үзәк территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Фәнзил Хаҗиев өченче урын өчен диплом белән бүләкләнделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International