Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Буа шәһәре лицей-интернатында (сәләтле балалар өчен мәктәп) экология дәресе үткәргән. Чара калдыкларны аерып җыюга, аларны аеру һәм пластик, кәгазь, металл, пыяланы алга таба файдалану ысулларына багышланган. Дәрес, гадәттәгечә, әңгәмә рәвешендә, интерактив чаралардан файдалану нигезендә үткәрелгән. Балалар презентацияне зур кызыксыну белән караганнан соң рөхсәт ителмәгән урыннарда чүплекләр калкып чыгуның әйләнә-тирә мохиткә ниндирәк йогынты ясавы турында бик күпне белүгә ирешкән.
“Балаларның игътибарын экология мәсьәләләренә юнәлдерү бик кирәк. Шул рәвешле без аларда бөтен тереклеккә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләп, табигатьтә үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен булдырабыз”, – ди Идел аръягы территориаль идарәсенең махсус аналитик контрольлек инспекциясе җитәкчесе урынбасары Наталия Җәләлова.