288 м2 мәйданда туфракка – төзелеш чүбе. Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Лениногорскида закон бозуга чик куйган

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Лениногорскида яшәүче берәү сөзәклекне тигезләү өчен биналарны сүткәннән калган чүп-чардан файдаланырга карар иткән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чайковский урамында каяндыр китерелгән чүп-чарны тигезләүче махсус техниканың эшләвен күреп алган. Чүп-чар белән пычранган мәйданның 288 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Моннан тыш экологлар калдыкларның кимендә 3 компания эшчәнлегеннән барлыкка килгән чүптән торуын билгеләгән. Хәзерге вакытта алар әлеге факт буенча административ тикшерү алып бара. Закон бозучы калдыкларны туфракка ташлаган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) буенча җаваплылыкка тартылган да инде. Бер ай эчендә ул чүп өемен юк итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International